Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

1  бүлек. Гомуми нигезләмәләр

1.  Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты гомуми бүлегенең материаль-техник тәэминат һәм бинаны карау бүлекчәсе (алга таба – бүлекчә) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) эшчәнлеген тәэмин итү өчен төзелгән һәм ул Башкарма комитетның гомуми бүлегенең (алга таба – гомуми бүлек) структур бүлекчәсе булып санала.

2.  Бүлекчә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, муниципаль хокукый актларга, гомуми бүлек нигезләмәсенә, әлеге нигезләмәгә таянып эш итә.

3.  Бүлекчә үз эшчәнлегендә турыдан-туры гомуми бүлек башлыгына буйсына.

2 бүлек. Бүлекчәнең бурычлары һәм функцияләре

4. Бүлекчәнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

1.  Башкарма комитет бинасыннан хезмәтне саклау законнары һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләренә туры килерлек итеп файдалану һәм аны карап тоту;

2.  Башкарма комитетның структур бүлекчәләрен материаль-техник яктан тәэмин итү.

1.  Бүлекчәнең төп функцияләре түбәндәгеләр:

1.  Башкарма комитет бинасыннан файдалануны һәм аның техник торышын тиешле дәрәҗәдә тоту, бинада хуҗалык эшләрен тәэмин итү, бинада һәм аның тирә-юнь территориясендә чисталык булдыру;

2.  Башкарма комитетның материаль ресурсларыннан рациональ файдалану, аларның исәбен алып бару һәм тиешенчә, экономияле тотуны тәэмин итү;

3.  Башкарма комитет бинасыннан, андагы кабинет бүлмәләреннән файдалануны һәм карап тотуны, аларның производство санитариясе һәм янгыннан саклану кагыйдәләре һәм нормаларына җавап бирерлек торышын, җиһазларның (лифтлар, яктырту, җылыту системалары, вентиляция һәм башкалар) төзеклеген контрольдә тотуны тәэмин итү, административ бинага техник хезмәт күрсәтүгә, гардероб хезмәтенә, Башкарма комитетның кабинет бүлмәләрен, тирә-юнь территориясен җыештыруга килешүләр төзүне оештыру;

4.  Башкарма комитет хезмәткәрләренең хезмәтне саклау турындагы законнарны һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләре буенча эшне оештыру;

5.  Башкарма комитетның административ бинасын һәм пропуск режимын саклауны тәэмин итү;

6.  Территорияне төзекләндерү, яшелләндерү, барлыкка килгән калдыкларны чыгару һәм җыештыру, Башкарма комитет бинасы фасадының күренешен тәэмин итү, күрсәткеч табличкаларны, элмә такталарны, полиграфия продукцияләрен, флагларны яңарту эшләрен оештыру;

7.  Бинаны, инженерлык җиһазларын һәм Башкарма комитетның транспорт чараларын ремонтлау эшләрен үзвакытында башкаруны тәэмин итү;

8.  Башкарма комитет җитәкчеләрен автотранспорт хезмәте белән тәэмин итү һәм Башкарма комитет хезмәткәрләрен дежур машина белән тәэмин итү эшләрен оештыру;

9.  Башкарма комитетның материаль-хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар кайтару, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүгә муниципаль заказ формалаштыру;

10.   Бинаны көзге-кышкы һәм язгы-җәйге файдалануга әзерләү эшләрен оештыру;

  11. Материаллар алу, саклау, шулай ук аларны инвентаризацияләү, чыгымнарның исәбен алып бару, билгеле тәртиптә хисаплылыкны төзү һәм материалларны нигезле сәбәп нәтиҗәсендә гамәлдән чыгару эшен башкару;

12. «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне һәм алар нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актларны үтәү өчен кирәкле чараларны тәэмин итү.

  13. «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге1560-XII санлы Татарстан Республикасы Законын үтәүне тәэмин итү;

  6. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә бүлекчә башка функцияләр дә үти.

3 бүлек. Бүлекчәнең хокуклары

7. Үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен бүлекчә билгеләнгән тәртиптә түбәндәге хокукларга ия:

1) үз компетенциясе чикләрендә, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, Башкарма комитетның тармак (функциональ) һәм территориаль органнары һәм башка оешмалардан үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны һәм документларны сорату һәм алу;

2) гомуми бүлек башлыгы каравына бүлекчә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр һәм мәгълүмат әзерләп бирү;

8. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә бүлекчә башка хокукларга да ия.

4 бүлек. Бүлекчә эшчәнлеген оештыру

9. Бүлекчәгә җитәкчелек итүче мөдир әлеге вазыйфага гомуми бүлек башлыгы тәкъдиме буенча Башкарма комитет боерыгы белән билгеләнә һәм вазыйфадан да шул рәвешле азат ителә.

10. Бүлекчә мөдире түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

1.  Бүлекчәнең эшен планлаштыру һәм бүлекчә функцияләрен үзвакытында үтәү өчен җаваплы;

2.  Бүлекчәгә йөкләнгән бурычлар һәм функцияләр үтәлүен тәэмин итә;

3.  Бүлекчә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча әзерләнгән документларны һәм материалларны имзалый;

4.  Бүлекчә хезмәткәрләрен бүләкләү һәм дисциплинар җәзага тарту буенча гомуми бүлек башлыгына тәкъдимнәр әзерли;

5.  Бүлекчәнең штат расписаниесе, кадрлар сайлап алу һәм урнаштыру, яңадан әзерләү, квалификацияләрен күтәрү буенча гомуми бүлек башлыгына тәкъдимнәр әзерли;

6.  Гамәлдәге законнар, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.

11. Бүлекчә мөдире турыдан-туры гомуми бүлек башлыгына буйсына.

12. Бүлекчә мөдире булмаган чорда аның вазыйфаларын бүлекчәнең баш белгече башкара.

13. Бүлекчә хезмәткәрләрен вазыйфага билгеләү һәм вазыйфаларыннан азат итү бүлек башлыгы тәкъдиме буенча Башкарма комитет боерыгы белән башкарыла.

14. Бүлекчә хезмәткәрләренең вазыйфаи бурычлары Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе тарафыннан бүлек башлыгы белән килешенү буенча расланган вазыйфаи инструкцияләрдә язылган.

5 бүлек. Җаваплылык

15. Бүлекчә хезмәткәрләре түбәндәгеләргә җавап тота:

1) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә аларга йөкләнгән бурычларның үтәлмәве яки тиешенчә үтәлмәве өчен;

2) үз хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру процессында Россия Федерациясенең административ, җинаять һәм гражданлык законнарында билгеләнгән чикләрдә хокук бозулар кылынган өчен;

3) Россия Федерациясенең хезмәт һәм гражданлык законнарында билгеләнгән чикләрдә матди зыян китерелгән өчен.


Җитәкче:

Сабирҗанова Энзилә Гомәр кызы

Материаль-техник тәэминат һәм бинаны карау бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Четверг, 13 августа 2020, 10:57