Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Идарәнең төп бурычлары:

1) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кергән, укыту процессына бәйле финанс мәсьәләләреннән тыш, муниципаль белем бирү оешмаларында төп гомуми белем бирү программалары нигезендә һәркем ала алырлык һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүне оештыру;

2) өстәмә белем бирүне оештыру;

3) балаларның мәшгульлеген, ялын оештыру һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру;

4) балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау, шулай ук шәһәр территориясендә балалар белән эшләү чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү. 

Идарәнең төп функцияләре:

1) үз компетенциясе чикләрендә, гражданнарга Конституциядә каралган хокуклары нигезендә белем алуга, шул исәптән үз туган телендә белем алуга шартлар тудыру;

2) муниципаль белем бирү оешмалары тарафыннан Устав эшчәнлегенең үтәлешен координацияләү, җайга салу һәм контрольдә тоту;

3) белем бирү үсеше тенденцияләрен анализлау һәм фаразлау, аерым белем бирү программалары үсешенең максатчанлыгын һәм өстенлекләрен нигезләү;

4) үз компетенциясе чикләрендә, дәүләтнеке булмаган белем бирү оешмалары үсешенә булышлык итү;

5) муниципаль белем бирү һәм яшьләр белән эшләү системасына, шул исәптән попечительлек советлары оештыру юлы белән бюджеттан тыш средстволар җәлеп итүдә ярдәм күрсәтү;

6) ведомство буйсынуындагы муниципаль оешмаларның материаль-техник һәм укыту-методик базасын үстерү һәм карап тотуны тәэмин итү;

7) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләренең белем бирү программаларын, укыту планнарын, календарь графикларын билгеләнгән тәртиптә килештерү;

8) укыту планнары, үрнәк белем бирү программалары, тиешле белем бирү минимумы, дәүләт белем бирү стандартлары үтәлешенә шартлар тудыру һәм контроль оештыру;

9) физик һәм акыл үсешендә тайпылышлары булган балалар белән махсус педагогик программалар һәм методикалар нигезендә, аларның үсешендәге һәм социаль яраклашуындагы кимчелекләрне бетерү буенча эш алып бару;

10) чираттагы финанс елына шәһәр бюджеты проектының белем бирүгә тотылачак чыгымнар өлешен эшләүдә катнашу;

11) ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгытуны тәэмин итү шартлары һәм чараларының үтәлешен контрольдә тоту;

12) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләрендә санитария кагыйдәләре һәм нормалары таләпләре үтәлешен, белем бирү учреждениеләрендәге укыту бүлмәләрен җиһазлау һәм штатлар тулылыгы буенча дәүләт стандартлары үтәлешен тәэмин итү;

13) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләрендә укучыларның һәм тәрбияләнүчеләрнең туклануын санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килерлек итеп оештыруны тәэмин итү;

14) ведомство буйсынуындагы муниципаль учреждениеләрнең табыш китерү буенча эшчәнлеген оештыру;

15) муниципаль белем бирү системасы өлкәсендә статистик хисапларны җыю, эшкәртү, анализлау һәм тапшыру;

16) ведомство буйсынуындагы муниципаль учреждениеләрнең бюджет һәм бюджеттан тыш эшчәнлеге буенча статистик һәм бухгалтерлык хисапларын тиешле органнарга тапшыруны тәэмин итү;

17) ведомство буйсынуындагы оешмаларда белем бирү өлкәсендә статистик күзәтү, аларның кирәкле исәп документлары белән эшләүләрен контрольдә тоту;

18) ведомство буйсынуындагы муниципаль оешма җитәкчеләренең һәм педагогик хезмәткәрләрнең әзерлеген, белем күтәрүләрен һәм аттестация узуларын оештыру;

19) муниципаль белем бирү оешмаларына квалификацияле  кадрлар һәм ярдәмче персонал сайлап алуда һәм аларны урнаштыруда ярдәм күрсәтү;

20) ведомство буйсынуындагы муниципаль оешмаларда белем бирү өлкәсендәге федераль һәм республика законнарының, муниципаль хокукый актларның үтәлешен контрольдә тоту;

21) муниципаль белем бирү системасы оешмаларында укучыларның һөнәр сайлау юнәлешләрен формалаштыру буенча эшчәнлек оештыру;

22) муниципаль белем бирү оешмаларына үз эшчәнлегенә лицензия алырга һәм дәүләт аккредитациясе узарга ярдәм күрсәтү;

23) икътисад нормативларыннан, лимитлардан һәм контроль саннардан чыгып, идарәнең перспектив һәм агымдагы планнарын әзерләү, раслау һәм үтәү;

24) ведомство буйсынуындагы оешмалар өчен муниципаль йөкләмәләрне аларның төп эшчәнлек уставында каралганча һәм йөкләмәләр үтәүне финанс белән тәэмин итүгә туры китереп эшләү;

25) халыкка белем бирүнең һәм башка түләүле хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын, дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән укыту планнары, үрнәк укыту программаларының үтәлешен контрольдә тоту;

26) балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру;

27) балаларның иҗтимагый берләшмәләренә (оешмаларына) ярдәм итү чараларын күрү, аларның рухи һәм физик яктан үсешенә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, аларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүгә булышлык итү;

28) белем бирү өлкәсендә конференция, киңәшмә, күргәзмә, конкурс һәм фестивальләр үткәрүне һәм аларда катнашуны оештыру;

29) ведомство буйсынуындагы муниципаль оешмаларның балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча гаиләләр белән үзара эшчәнлеген тәэмин итү;

30) белем бирү программаларының дәвамчанлыгын тәэмин итү;

31) белем бирү системасын мәгълүматлаштыруга булышлык итә, муниципаль белем бирү системасы оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган белем бирү процессында файдаланыла торган яңа мәгълүмати технологияләр эшләүгә һәм куллануга ярдәм күрсәтү;

32) балаларны эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү;

33) үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше алып бару кыйммәтләрен формалаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру;

34) балаларны патриотик тәрбияләү буенча эш алып бару;

35) балалар белән эшләү буенча чаралар оештыру һәм гамәлгә ашыру өчен комплекслы һәм максатчан программа проектлары төзү;

36) балалар белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнү, аны гомумиләштерү һәм тарату буенча чараларны гамәлгә ашыру;

37) шәһәр Башкарма комитетының район хакимиятләре белән берлектә балалар белән эшләү мәсьәләләре буенча, шул исәптән балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү комиссиясе белгечләре, иҗтимагый оешмалар белән үзара эшчәнлек алып бару;

38) үз компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектларын әзерләү;

39) «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-ХII номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәүне тәэмин итү;

40) идарә компетенциясе чикләрендә шәһәрдә милли телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милләтара (конфессияара) бәхәсләрне профилактикалау буенча программалар эшләүдә һәм аларны тормышка ашыруда катнашу;

41) муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына билгеләү өчен балаларны исәпкә алу һәм теркәү, ата-аналарга (законлы вәкилләргә) балалары өчен юлламалар бирү;

42) муниципаль белем бирү оешмаларында уку елы башлану һәм тәмамлануны оештыру һәм контрольдә тоту, белем алуның ата-аналар (законлы вәкилләр) билгеләгән формаларын мониторинглау;

43) төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүдә катнашу;

44) талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү эшчәнлеген оештыру, аларның төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашуын тәэмин итү;

45) муниципаль оешмаларга караган бина һәм бүлмәләргә капиталь, агымдагы ремонт ясау һәм реконструкция үткәрү эшләрен планлаштыру, биналарны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча эш барышын координацияләү;

46) белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген кабул итү буенча эшне оештыру;

47) гражданнарны кабул итү, аларның гариза, мөрәҗәгать, шикаятьләрен карап тикшерү, аларга консультация ярдәме күрсәтү;

48) муниципаль оешма җитәкчеләренең, шулай ук аларның ирләре (хатыннары), балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү;

49) ведомство буйсынуындагы оешмаларда мәнфәгатьләр бәхәсен һәм коррупция күренешләрен булдырмау яки җайга салу чараларын гамәлгә ашыру;

50) ведомство буйсынуындагы муниципаль оешмаларның уставларын раслау, уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, реорганизацияләү, ликвидацияләү һәм төрен үзгәртү турында карарлар кабул итү.


Җитәкче:

Хуҗин Рөстәм Нияз улы

Мәгариф идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:

Оештыру-педагогик тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге


Һөнәри белем бирүне үстерү бүлекчәсе

Миңнеханова Лилия Илсур кызы

Һөнәри белем бирүне үстерү бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:

Гомуми белем бирү бүлеге


Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлекчәсе

Бросалина Татьяна Григорьевна

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:

Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге

Одинцова Елена Дмитриевна

Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Среда, 6 сентября 2023, 12:49