Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе (алга таба – идарә) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының (алга таба – Башкарма комитет) Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшьләр сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү функцияләрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле тармак (функциональ) органы булып санала.

Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, Яр Чаллы шәһәренең муниципаль хокукый актларына (алга таба – муниципаль хокукый актлар), шулай ук әлеге нигезләмәгә таянып эш итә.

Идарә үз компетенциясе чикләрендә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар белән, билгеләнгән тәртиптә, үзара эшчәнлек алып баруга хокуклы.

Үз эшчәнлегендә идарә турыдан-туры мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт мәсьәләләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарына буйсына (алга таба – Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары).

Йөкләнгән бурычлардан чыгып идарә түбәндәге төп функцияләрне үти:

1) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә яшьләр сәясәте өлкәсендә муниципаль программалар эшли һәм аларны тормышка ашыра;

2) муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү яисә гамәлдән чыгару (үз көчен югалткан дип тану) турында тәкъдимнәр әзерли, идарәгә йөкләнгән функцияләр нигезендә алар закон нормаларына яки югарырак көчкә ия булган муниципаль хокукый актларга каршы килмәгән очракта;

3) ведомство буйсынуындагы оешмаларның устав эшчәнлеген үтәүләре буенча эшен координацияли һәм җайга сала;

4) ведомство буйсынуындагы оешмаларның материаль-техник базасын үстерүне һәм аны карап тотуны тәэмин итә;

5) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләргә кагылышлы муниципаль хокукый актларның проектларын эшли;

6) чираттагы финанс елына яшьләр сәясәтенә чыгымнар өлешендә бюджет проектын эшләүдә катнаша;

7) ведомство буйсынуындагы оешмаларның еллык планнарын, үрнәк программаларын үтәүгә шартлар тудыра һәм контроль булдыра;

8) яшьләр белән эшләүче белгечләр әзерли һәм аларның квалификацияләрен күтәрү өчен шартлар тудыра;

9) яшьләр сәясәте өлкәсендә статистик хисаплылыкны җыя, эшкәртә, анализлый, муниципаль яшьләр сәясәте оешмаларында кирәкле исәп документларын алып баруны контрольдә тота һәм, билгеләнгән тәртиптә, үзвакытында хисаплар тапшыра;

10) ведомство буйсынуындагы оешмалар өчен аларның төп устав эшчәнлегендә каралган һәм әлеге йөкләмәнең үтәлеше финанс яктан тәэмин ителгән муниципаль йөкләмә эшли;

11) ведомство буйсынуындагы оешмаларның бюджет һәм бюджеттан тыш эшчәнлеге буенча статистик һәм бухгалтерлык хисаплылыгын тиешле органнарга бирә;

12) яшьләр һәм балаларның җәмәгать берләшмәләре (оешмалары) белән үзара эшчәнлек алып бара;

13) яшьләргә мөнәсәбәтле чараларның, яшьләр мохитендә актуаль социаль процессларның  һәм яшьләр өчен үткәрелгән чараларның нәтиҗәлелеге турында аналитик мәгълүмат әзерли;

14)  яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча план һәм документ проектларын әзерләүгә яшьләр һәм балалар берләшмәләрен җәлеп итә;

15) шәһәр яшьләрен актив социаль практикага, актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә, позитив гражданлык позициясе булдыруга тарту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыра;

16) яшьләрнең җәмәгать оешмалары лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтүне, яшьләр оешмалары активын әзерләүне һәм аларның белемен күтәрүне оештыра;

17) үз компетенциясе чикләрендә, яшьләрне эшкә урнаштыруга һәм аларның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтә;

18) шәһәр яшьләре өчен һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыра;

19) шәһәрдә студентлар оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлеген үстерүдә катнаша;

20) ирекле (волонтер) оешмалар эшчәнлеген оештыруга булышлык итә;

21) яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрне профилактикалау, аларның рухи, физик һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итүче чараларны гамәлгә ашыра;

22) яшь буынга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирүдә, яшь гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә булышлык күрсәтә;

23) үз компетенциясе чикләрендә, яшьләр өчен массакүләм мәдәни чаралар оештыра һәм үткәрә;

24) шәһәр оешмалары һәм учреждениеләрендәге яшь эшмәкәрләр һәм яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү эшен оештыра;

25) талантлы һәм иҗади яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча муниципаль оешмаларның эшчәнлеген оештыра, яшьләрнең төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашуын тәэмин итә;

26) балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү өчен шартлар тудыра;

27) яшьләр белән эшләү, шул исәптән җәмәгать оешмаларының, яшьләр үзәкләренең, яшәү урыннарындагы клублар эшен оештыру һәм координацияләү мәсьәләләре буенча Башкарма комитетның район хакимиятләре белән үзара эшчәнлек алып бара;

28) яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча һәр граждан файдалана алырлык мәгълүмат ресурслары булдыруда ярдәм күрсәтә;

29) дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә Татарстан Республикасының түбәндәге дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыру буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра:

- республика яшьләр конкурслары, күргәзмәләре, фестивальләре, яшьләр коллективлары смотрларының шәһәр этапларын оештыра һәм үткәрә;

- яшьләр өчен махсус төрле профильле лагерьлар эшен оештыра;

- яшьләрнең хәрби-патриотик клублары һәм эзтабарлык берләшмәләре эшен оештыру өчен шартлар тудыра;

- яшьләрнең яшәү урыннарында укыту-өйрәтү чараларын үткәрүче тренерларга булышлык күрсәтә.

30) «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне һәм аның нигезендә кулланыла торган норматив хокукый актларны үтәүне тәэмин итә;

31) «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-ХII номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәүне тәэмин итә;

32) яшьләр сәясәте өлкәсендә конференцияләр, киңәшмәләр, күргәзмәләр, конкурслар, фестивальләр үткәрә һәм аларда катнаша;

33) муниципаль берәмлектә милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча программалар эшләүдә һәм аларны тормышка ашыруда катнаша;

34) яшь гаиләләр белән эшләүне оештыра;

35) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә, аларның тәкъдимнәрен, гаризаларын, шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерә;

36) муниципаль оешмаларның оператив идарә итүендә булган биналар һәм бүлмәләргә капиталь, агымдагы ремонт эшләрен башкаруны планлаштыра, биналарны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча эшләрнең барышын координацияли;

37) ведомство буйсынуындагы оешмаларның яңа уку елына әзерлеген кабул итүне оештыра;

38) муниципаль оешма җитәкчеләренең, шулай ук аларның ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакындагы мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерә;

39) ведомство буйсынуындагы оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын һәм коррупция күренешләрен булдырмау яки җайга салу чараларын гамәлгә ашыра;

40) ведомство буйсынуындагы муниципаль оешмаларның уставларын раслау, уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, аларны реорганизацияләү, ликвидацияләү һәм төрләрен үзгәртү турында карарлар кабул итә;

Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.

Үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен идарәнең хокуклары:

1) идарәгә йөкләнгән функцияләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, Башкарма комитет структурасына кергән органнардан, башка оешмалардан соратып алырга хокуклы;

2) Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары карап тикшерүенә Башкарма комитет, идарә эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр кертергә хокуклы;

3) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләрне хәл итүгә билгеләнгән тәртиптә фәнни оешмаларны, экспертларны һәм белгечләрне җәлеп итәргә хокуклы;

4) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча конференцияләр, киңәшмәләр, очрашулар үткәрергә, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештырырга хокуклы.

Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка хокукларны да гамәлгә ашыра.


Җитәкче:

Видинеева Ләйсән Әлфит кызы

Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:

Яшьләр белән эшләү идарәсенең ведомство буйсынуындагы яшьләр сәясәте учреждениеләре

Татарстан Республикасы яшьләренә торак

2020-2022 елларга муниципаль яшьләр программасы

Яшьләр сәясәте учреждениеләренең муниципаль йөкләмәләре

Яшьләр сәясәте учреждениеләренең муниципаль йөкләмәләр буенча хисабы

2021 елга чаралар планы

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе турында нигезләмә

«2022-2024 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә ихтыяри ярдәмгә (волонтерлыкка) булышлык итү һәм аны үстерү» муниципаль программасын раслау турында 2021 елның 29 октябрендәге 7120 номерлы карар

2022, 2023 елларга чаралар планы


Понедельник, 31 июля 2023, 12:34